Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ спорт министры Олег Матыцин катнашты.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, республикада спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көнгә Татарстан халкының яртысыннан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. 2030 елга бу күрсәткечне 75%ка җиткерү планлаштырыла.
РФ спорт министры республикада спорт тармагы актив үсештә, дип билгеләде. “Казан – ул спорт башкаласы гына түгел, ә спорт үзәге. 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары моның ачык мисалы булып тора”, - диде Олег Матыцин.
Татарстанның спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, 2020 елда 4 меңнән артык төрле спорт чаралары уздыру планлаштырылган булган. Үз вакытында күрелгән чаралар планлаштырылган чараларның яртысын уздырырга мөмкинлек биргән.
Спорт инфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкарылган. Узган елда 406 спорт корылмасы төзелгән. Спорт объектларын капиталь ремонтлау кысаларында 20 бина яңартылган, 2021 елга программага 18 объект кертелгән.
Республикада спорт резервын әзерләү буенча эш дәвам итә. 171 спорт мәктәбендә 92 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Узган ел Татарстанда Регби буенча республика спорт мәктәбе ачыла, тагын 4 спорт мәктәбе олимпия резервы статусын алган – хәзер барлыгы 33 мәктәп бар.