Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хокук тәртибен тәэмин итүдә билгеләнгән бурычларны тулысынча үтәде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Чара Казанда министрлыкның төп бинасында узды. Коллегия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, елга нәтиҗә ясап, 25 меңгә якын җинаять эше тикшерү белән тәмамланган һәм судка җибәрелгән, аларның һәр бишенчесе авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә, дип хәбәр итте. Әлеге җанять эшләрендә гаеплеләрне ачыклау дәрәҗәсе Россия һәм округ күрсәткечләреннән югарырак.
2020 елда республика территориясендә 5037 наркоҗинаять ачыкланган, шуларның 3855 е - авыр һәм аеруча авыр категориядә. Җинаять җаваплылыгына 1860 кеше тартылган. 285 төркемле наркоҗинаять, шул исәптән 61 - оештырылган төркеме составында кылынган.
Министр билгеләп үткәнчә, узган ел икътисад өлкәсендә эш нәтиҗәлелеге сизелерлек артты. Икътисади юнәлештәге 2527 җинаять ачыкланды. 1098 коррупцион җинаять ачыкланган.
Министр сүзләренә караганда, элемтә һәм интернет чараларын кулланып кылынган банк счетыннан урлау һәм мошенниклык очракларын ачыклау һәм тикшерү мәсьәләсе проблемалы булып кала. Атна саен мондый җинаятьләрнең корбаны 30га якын татарстанлы була, китерелгән гомуми зыян - 20 миллион сум. Хисап елында дистанцион урлаулар кылган өчен 713 кеше тоткарланган - 1,5 тапкыр үсеш.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, пандемия шартларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне тәэмин итү буенча зур эш башкарган. 160 меңнән артык беркетмә чыгарылган, медицина әйберләренең законсыз әйләнеше белән бәйле 20 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең зур эше нәтиҗәсендә вакыйгалар үсешенең тискәре сценарийларын булдырмый калырга мөмкин булды, дип ассызыклады ТР Президенты.
Агымдагы елда илдә иң мөһим иҗтимагый-сәяси чара РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак. Рөстәм Миңнеханов сәяси көрәш һәм иҗтимагый дискуссиянең закон кысаларында гына алып барылырга мөмкинлегенә игътибар итте. Төп бурыч - хокук тәртибен тәэмин итү һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау.
Эчке эшләр министрлыгы эшенең мөһим юнәлеше булып, ТР Президенты сүзләренчә, хокук бозуларны профилактикалау тора, бигрәк тә балигъ булмаганнар арасында. "Укытучылар, ата-аналар, укучылардан килгән барлык сигналларга оператив рәвештә реакция белдерергә, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү белән активрак шөгыльләнергә кирәк. Безнең мәктәпләр һәм урта махсус уку йортлары монда эшләп бетермиләр. Иң мөһиме - кискен проблемаларны вакытында ачыклау һәм хәл итү», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты банк мошенниклыклары һәм банк карталарыннан акча урлау проблемасына аерым игътибар бирергә өндәде. Интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, «электрон акча» аша коррупция һәм урлау фактлары бар. Үсеш пандемия һәм төрле чикләүләр – читтән торып эшләү, күп сервисларның онлайнга күчүе белән бәйле. Вәзгыятьне радикаль рәвештә үзгәртергә кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, интернет-киңлекнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, профилактик эш алып барырга, халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша киң мәгълүмат бирергә кирәк. Шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренең әлеге күренешкә каршы көрәш буенча һөнәри осталыгын арттыру мөһим.
Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү темасына аерым тукталды. Гражданнар күпләп була торган урыннарда кылынган җинаятьләр саны кимү тынычланырлык сәбәп түгел әле, дип билгеләп үтте ул. Бу эштә Татарстан Президенты хокук бозуларны профилактикалау системасын үстерергә, муниципаль хезмәткәрләрнең, волонтерларның, хокук саклау юнәлешендәге оешмаларның мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга тәкъдим итте.
"Имин шәһәр" аппарат-программа комплексы үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Видеокамералар ярдәмендә 2 меңгә якын җинаять ачылган, 6 меңгә якын административ хокук бозу ачыкланган. Видеокамераларны рациональ куллану максатыннан, криминоген урыннарда урнаштырырга кирәк", - диде ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов экстремизмга каршы көрәшне, икътисадны криминальләштерү һәм коррупциягә каршы көрәшне, наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмау, юл-транспорт һәлакәтләре һәм юлларда үлүчеләр санын эзлекле рәвештә киметүне атады.
Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.