Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.
Очрашу барышында регионның сәнәгать үсеше мәсьәләләрен хәл итү турында фикер алыштылар.
Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, Татарстан — илнең иң мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе.
2020 елның гыйнвар - ноябрь айларында республикада «Эшкәртү производстволары» икътисадый эшчәнлек төре буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 1,6% ка арткан.
Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 апрелендәге 496 номерлы карары кысаларында чит илгә продукцияне транспортлауга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирүне финанслау күләмен арттыру һәм республика предприятиеләренә «көтү битләре»ннән ярдәм итү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Моннан тыш, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Татарстан Президентына «Тульская гармонь» ҖЧҖ җитештергән 40 пианино алу өчен сертификат, шулай ук ике аппарат-программа комплексы - «Чемпион бул», дүрт спорт комплекты - «Спорт көрәше», ун спорт комплекты - «Байдарка», 30 сноуборд һәм 600 хоккей кәшәкәсе алу өчен сертификатлар тапшырды.
Музыкаль инструментлар «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында алынган, ул төбәкләрдә балалар сәнгать мәктәпләрен үзебезнең илдә җитештерелгән пианино белән җиһазландыруны күздә тота.