Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы эшендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 ел дөньякүләм кризис белән истә калды. Шуңа да карамастан, инвестклимат торышы буенча Татарстан илдә алдынгы позицияләрне саклап кала. Узган ел республика Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында янә 2 нче урынны алды.
Талия Миңнуллина коронавирус пандемиясе башка субъектлардан инвестицияләр агымын 14%ка стимуллаштыруга игътибар итте. Шулай итеп, 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында аларның күләме 18,3 млрд. сум тәшкил иткән. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан инвестицияләр – 13,6%ка һәм 17,7%ка, Мәскәү өлкәсеннән 2,6 тапкырга арткан. Электрон коммерция секторы үсеш алган.
9 ай эчендә чит илләрдән кергән инвестицияләр күләме 376,4 млн. доллар тәшкил иткән. Шәхси характердагы инвестицияләрнең гомуми күләменнән якынча 65% чит ил инвестицияләре – бу инвесторлар республика территориясендә предприятиеләрне капиталлаштыралар. Kastamonu, Polimeks, YIT, Drylock Technologies, 3М һәм Хаят Кимья кебек компанияләр инвестицияләр керткән.
Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 7 Инвестицион совет үткәрелгән, 29 млрд.248 млн. сумлык 38 шәхси инвестор проекты каралган. ТОСЭРга 40 инвестор җәлеп ителгән, проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд 958 млн сум тәшкил иткән.
ТР ИҮА башлыгы хәбәр иткәнчә, торгларсыз җир кишәрлекләрен арендага алуга 26 яңа инвестор дәгъва иткән, 14 үтенеч буенча уңай карарлар кабул ителгән. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 9,3 млрд. сум. Барлыгы 4700 яңа эш урыны булдырылачак.
Татарстанда ИҮА дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә вәкаләтле орган булып тора. Чаллыда узган ел «Аква-Регион» компаниясенең спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылган. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 395 млн. сум. Шулай ук агентлык белән бергә алып барган проектлар арасында медицина реабилитация үзәген төзү дә бар.
Халыкара һава юллары ябылуга бәйле рәвештә күп кенә эш процесслары цифрлаштырфлган, шул исәптән сөйләшүләр алып бару һәм төбәкне алга җибәрү. ТР ИҮА җитәкчесе һәм вәкилләре йөзләгән онлайн-чарада һәм вебинарларда катнашканнар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемия шартларында инвестицияләр җәлеп итү яңа инструментларны гамәлгә кертүне таләп итә. Аерым алганда, чит ил партнерларының мөмкинлекләре чикле булганда, эчке базар активлашты, Россия регионнарыннан инвестицияләр күләме артты.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, инвестицион стратегия шәһәрләрдә эре проектлар белән генә чикләнергә тиеш түгел, кече территорияләрне дә колачларга тиеш. «Безгә бу процессның бөтен республика буенча, һәр муниципалитетта баруы мөһим. Бездә миллион кеше диярлек авыл җирендә яши. Безнең районнар өчен эш урыннары булу – бик мөһим фактор. Без миграциянең нинди булуын күрәбез: кешеләр зур шәһәрләргә һәм мегаполисларга күчә. Әмма без моның дәүләт планнарына бөтенләй туры килмәвен дә аңлыйбыз. Бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга кирәк», - дип йөкләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республика бизнес өчен инфраструктура үсеше буенча зур эш башкарган. МИЗ, ТОСЭР, 100ләп сәнәгать мәйданчыгы эшләп тора. ТР Президенты игътибар иткәнчә, монда федераль ярдәм бик мөһим. «Бу – проектларыбызны гамәлгә ашырачак база мәйданчыклары булачак", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук РФ Хөкүмәте тарафыннан узган елда расланган төбәкләрдә инфраструктураны үстерүнең яңа механизмына тукталды. 1704 һәм 1705 номерлы карарларда инвестпроектларны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле инфраструктураны модернизацияләү турында сүз бара, шулай ук яңа инвестпроектларны сайлап алу кагыйдәләре расланды. Видеоэлемтә буенча коллегиядә катнашкан РФ Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Андрей Ивановка мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов документларга кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Механизмны эшләп бетерү аны төбәкләрдә нәтиҗәлерәк гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный ТР Президенты.