Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Бәтке авылында ТР Президенты «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов Гагарин урамындагы 16 нчы йорт янындагы ишегалды территориясендә булды. Төзекләндерү кысаларында биредә юллар һәм тротуарлар асфальтланган, эскәмияләр һәм чүп савытлары яңартылган, балалар мәйданчыгы төзелгәне. Барлык эшләр дә халыкның фикерен исәпкә алып башкарылган. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, билгеләнгән инфраструктураның бер өлеше җирле җитештерүчеләр тарафыннан булдырылган.
Тукай районында «Безнең ишегалды» бишьеллык программасы кысаларында барлыгы 79 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. 2020 елда 11 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбенә юнәлде. Уку йортында капиталь ремонт ясалган. Төзүчеләр бинаның түбәсен, фасадын яңартканнар, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырганнар, барлык инженерлык системаларын алыштырганнар. Шулай ук спорт мәйданчыгын төзекләндергәннәр һәм азык-төлек блогында яңа җиһазлар урнаштырганнар. Бүген мәктәптә 426 бала белем ала.
Мәктәп территориясендә ТР Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты. Урып-җыю кампаниясе йомгаклары һәм көзге чәчү мәсьәләләре, шулай ук район территориясендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.