Татарстан Рәсми сайтында «Россия – спорт державасы» форумы пленар утырышының онлайн-трансляциясе оештырылачак

07.09.2021

Иртәгә, 8 сентябрьдә, «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы кысаларында берничә чара узачак.

Иртәгә форумның пленар утырышы төп чараларның берсе булачак. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин катнашуы көтелә. Утырышның онлайн-трансляциясе Татарстан Рәсми сайтында оештырылачак. Чара 12: 00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук утырышның турыдан-туры видеотрансляциясен әлеге сылтама буенча карарга була.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.