Татарстан Президенты Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре белән килде

07.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама шәһәрендә булды.

Визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов яңа экстрим-парк төзелешенең беренче этабы нәтиҗәләре белән танышты. Төзекләндерүнең гомуми мәйданы 1,3 га тәшкил итә, бүгенге көндә яктырту баганалары урнаштырылган, скейт-парк һәм памп-трек зонасы төзелгән, арт-галерея оештырылган. ТР Президенты спорт мәйданчыкларын карап чыкты һәм экстремаль спорт төрләрен яратучылар белән аралашты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «ЭкоАгроПарк» сәүдә комплексында булды. Әлеге мәйданчык җирле фермерларга үз продукцияләрен сатарга, ә шәһәр халкына – сыйфатлы һәм тикшерелгән товарлар сатып алырга мөмкинлек бирә. Бүген биредә 35 сәүдә ноктасы оештырылган. 19 арендатор белән килешүләр төзелгән, шуларның 11е - җирле җитештерүчеләр. Парк өч төп залдан тора, анда 1100дән артык төрле продукция тәкъдим ителгән. Президентка «Экоагропарк» та үз лабораториясе бар дип хәбәр иттеләр, анда барлык продуктларның да тиешле таләпләргә туры килүгә тикшерәләр. Урамда 15 чатыр урнаштырылган, аларда җәйге вакытта үз продукцияләрен үзмәшгульләр түләүсез сата алалар, ә сентябрьдән апрельгә кадәр - КФХ һәм шәхси хуҗалыклар.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Н. В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжында булды, аның базасында WorldSkills стандартлары буенча II "PetroChemSkills 2021" тармак чемпионаты уза. Татарстан Республикасы Президенты остаханәләрне һәм аудиторияләрне карап чыкты, «Лаборатор химия анализы» һәм «Химия производстволары аппаратчысы» компетенцияләре буенча ярышлар барышы белән танышты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.