Роман Шәйхетдинов БГӘнең ясалма интеллект мәсьәләләре буенча дәүләт министры Омар Олама белән очрашты

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов видеоконференцэлемтә режимында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) ясалма интеллект мәсьәләләре буенча дәүләт министры Омар Олама белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар БГӘ министрлыгы һәм Иннополис университетының ясалма интеллект өлкәсендә хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

Роман Шәйхетдинов Иннополис университетының ясалма интеллект юнәлешендә гамәлгә ашыра торган проектлары турында сөйләде.

ИТ- югары уку йорты базасында ясалма интеллект институты булдырылды, ул тыңлаучыларны төп һәм өстәмә белем бирү программалары буенча укыту, фәнни тикшеренүләр, шулай ук төрле тармаклар өчен гамәли мәсьәләләрне эшләү белән шөгыльләнә. Барлыгы югары уку йорты ясалма интеллект өлкәсендә Россиянең зур компанияләре өчен 75 проектны гамәлгә кертте.

Моннан тыш, университет 2024 елга кадәр ясалма интеллект буенча тикшеренү үзәге булдырырга федераль грант алды. Бу үзәкнең төп максаты – ясалма интеллектны икътисад секторына кертү булачак.

Гарәпләр Иннополис университетының сәнәгать һәм медицинада ясалма интеллект куллану проектлары белән кызыксындылар.

Ике як та бу юнәлештә алга таба хезмәттәшлек итүне карау турында килештеләр.

 


ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов аппараты.