Рөстәм Миңнеханов Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Минзәлә районында авиаһәлакәттә зыян күргән кешеләр хәлен белде

10.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә килде, анда Минзәлә районында авиаһәлакәттә зыян күргән кешеләрне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерделәр

Рөстәм Миңнехановка оператив вәзгыять һәм зыян күрүчеләрнең хәлләре турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Казан РКХдән дүрт белгеч махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килделәр: торакаль хирург, травматолог. Аларның хәлен динамикада бәяләү өчен барысын реанимациягә урнаштырырга дигән карар кабул ителде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов зыян күрүгән кешеләр хәлен реанимациягә кереп белде. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, зыян күрүчеләрнең төп травмалары - сөяк сынулар. Баш һәм муен җәрәхәтләре булмау зыян күрүчеләрнең тотрыклы торышын саклап калырга мөмкинлек бирә.

Белешмә өчен:

Татарстанның Минзәлә районында һәлакәткә дучар булган L-410 җиңел моторлы самолеты бортында Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Ульяновск, Киров, Чиләбе өлкәләре, Удмуртия Республикасы кешеләре булган.

Бортта барлыгы 22 кеше (20 парашютчы һәм 2 экипаж әгъзасы) булган.

Самолет һәлакәтендә вафат булучылар арасында - 9 татарстанлы, 4 кеше Башкортстаннан, 2 - Удмуртиядән һәм 1 - Чиләбе өлкәсеннән.

Тагын алтысы - зыян күрүчеләр. Бу - Башкортстаннан 2 кеше, Мари Элдан 1 кеше, Ульяновск өлкәсеннән 1 кеше, Удмуртиядән 1 кеше, Киров өлкәсеннән 1 кеше.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина