Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырган кабул итүдә катнашты

11.10.2021

Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров гражданнарны видеоконференция режимында кабул итте.

Идел буе федераль округы составына керә торган төбәкләрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карадылар. Татарстаннан Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.

Чарада шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә вәкилләре катнашты.

Аерым алганда, Татарстанда яшәүче Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт ясарга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, бу мәктәп 2013 елда капиталь төзекләндерелгән, һәм бүген подвал белән проблемалар ачыкланган. Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелгән, эшләрне башкаруга смета билгеләнгән. Сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетының кирәкле сумманы бүлеп бирү турындагы карары чыкты, октябрьдә эшләр башкаруга конкурс узды.

Эшләрне башкару срогы 2021 елның 31 гыйнварында булуга карамастан, эшләрне 2021 елның 8 ноябренә кадәр тәмамлау бурычы куелган. Төзекләндерү эшләре уку процессына комачауламый, балаларның белем бирү учреждениесендә иминлеге буенча барлык таләпләр үтәлә.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.