Рөстәм Миңнеханов Санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәлләргә тиз реакция командаларының халыкара өйрәнүләрен ачуда катнашты

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мобиль лабораторияләрне кулланып, санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәлләргә тиз реакция командаларының халыкара өйрәнүләрен ачу тантанасында катнашты.

Чарада катнашу өчен Казанга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе - РФ Баш санитар табибы Анна Попова килде. 

Чара Казан-Экспо территориясендә уза.

Чарада шулай ук РФ ВОЗ вәкиле Мелита Вуйнович та катнаша.

Анна Попова халыкара өйрәнүләрдә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. 

Катнашучыларга видео мөрәҗәгать белән шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова мөрәҗәгать итте. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, өйрәнүләрне уздыру бүген, дөнья коронавирус инфекциясенә каршы көрәшне дәвам иткәндә, аеруча актуаль. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанның эре халыкара чараларны оештыру тәҗрибәсе бар, алар барышында санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүгә җитди игътибар бирелә. 

Мобиль лабораторияләр барлык эре чараларның биологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнаштылар, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Исегезгә төшерәбез, халыкара өйрәнүләрдә якын һәм ерак чит ил - Бельгия, Германия, Франция, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан командалары катнаша. 

Ачу барышында инфекцияләр янауга бары тик уртак көч белән генә каршы торырга мөмкин, дип ассызыкланды.

Анна Попова үз чыгышында хәбәр иткәнчә, өйрәнүләрдә дөньяның 20 иленнән 120 белгеч катнаша. Чараның барышы интернет челтәренә трансляцияләнә. 

Искәртик, халыкара өйрәнүләр Роспотребнадзор тарафыннан Россия Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды.

Роспотребнадзор башлыгы өйрәтүләрне әзерләү һәм үткәрү санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә туры килә, дип ассызыклады. 

Өйрәнүләрдә катнашучыларның 90 проценттан артыгы прививка ясаткан. Казан-Экспо персоналының барлык 100 проценты да ковдидка тикшерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.