Рөстәм Миңнеханов «Тулпар Аэро Групп» ИК Директорлар советы рәисе Азат Хәким белән очрашты

11.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тулпар Аэро Групп» ИК Директорлар советы рәисе Азат Хәким белән очрашты.

Очрашу «Казан-Экспо» мәйданчыгында узды.

«Тулпар Аэро Групп»ны алга таба үстерүгә юнәлдерелгән кайбер проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, һава судноларының интерьерларын, шулай ук диңгез һәм елга транспорты интерьерларын җитештерүне киңәйтү, судноларга техник хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.