Татарстан Президенты: Без Босния һәм Герцеговина белән уртак проектларны гамәлгә ашырыру яклы

29.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе рәистәше, Босния һәм Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташя Кошарац белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Сташа Кошарацның Татарстан башкаласына визиты икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә һәм Россия белән Босния һәм Герцеговина арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. «Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә характерга ия. Югары дәрәҗәдә сәяси диалог дәвам итә, министрлыклар һәм ведомстволар линиясе буенча элемтәләр үсә», - диде ул. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе. Республиканың сәнәгать юнәлешен нефть, газ, химия комплексы, машина төзелеше өлкәсе һәм башка юнәлешләр билгели. Моннан тыш, Татарстан - югары интенсив авыл хуҗалыгы җитештерүе регионы. 

"Без үзара тәэмин итүне киңәйтү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынабыз. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр җитәрлек, бигрәк тә икътисад өлкәсендә. Без аларны тулысынча файдаланырга тиеш. Безнең үзара эш тарихы бар, аерым алганда, өч „Ансат“вертолетын китерүгә контракт бар. Алга барырга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.  

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Татарстан шиналарын, полимерларны, каучукларны һәм «КАМАЗ» автомобиль продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләләрен карарга тәкъдим итте. Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов фән, мәгариф, туризм, агросәнәгать комплексы, инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын билгеләп үтте. 

Сташа Кошарац, үз чиратында, икеяклы хезмәттәшлекне үстерүнең мөһим шарты - сәүдә багланышларына ярдәм итү, дип ассызыклады. "Безнең вертолетлар сатып алу өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәбез булу бик яхшы. Безнең амбицияләр бар, без тагын сатып алырга теләр идек. Әлбәттә, һәр мәйданчыкта без Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлек турында сөйләячәкбез һәм бу идеяне алга сөрәчәкбез", - дип өстәде министр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.