Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен үтәү буенча киңәшмә уздырды

28.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең беркетелгән күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү турында киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Хәерчелек дәрәҗәсе», «Торак шартларын яхшырткан гаиләләр саны», «Торак төзелеше күләме», «Шәһәр тирәлегенең сыйфаты», «Нормативларга туры килә торган эре шәһәр агломерацияләрендә юл челтәре өлеше», «Әйләнә-тирә мохит сыйфаты» күрсәткечләрен тәэмин итү каралды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искә төшергәнчә, Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре Россия Федерациясе Президенты Указы белән беркетелгән.

Татарстанда күрсәткечләр шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Указы белән төбәк дәрәҗәсендә билгеләнгән. Күрсәткечләргә ирешү мәсьәләләре эшче төркемнәр утырышларында системалы рәвештә карала. Һәр күрсәткечкә ирешү өчен кураторлар беркетелгән, юл карталары билгеләнгән. Безнең өчен, федераль дәрәҗәдә лидер төбәк буларак, җитди бурычлар куелды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, хакимият органнарының нәтиҗәлелеген бәяләү кысаларында гомер озынлыгы, халык саны, халыкның реаль керемнәре үсеше, тормыш сыйфаты һ.б. күрсәткечләр дә карала.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2019 елда Татарстан федерация субъектлары арасында 46 нчы урында, 2020 елда – 12 нче урында. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, регионның федерация субъектларының беренче бишлегенә керү өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

Бу күрсәткечләргә ирешү – безнең сезнең белән уртак эшебез, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, республика һәм муниципаль дәрәҗәләре нәтиҗәсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 20 күрсәткеч билгеләнгән. 

Докладлар белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин торак төзелеше күләмнәре, торак шартларын яхшырткан гаиләләр саны турында сөйләде. 2021 елга максат-2,67 млн. кв. м торак, шулардан 2,27 млн. кв. м, яки планның 86% ы төзелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева көтелүче тормыш дәвамлылыгы, белем бирү дәрәҗәсе (8 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге, мәгариф белән колачланган 15-21 яшьләрдәге халык өлеше, һөнәри белем алган гражданнар өлеше) һәм башка күрсәткечләр турында сөйләде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов барлык позицияләр буенча йөкләмәләр исемлеген әзерләргә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.