Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы бизнесмены, Яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы Кәрим Арати белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Спортны үстерү һәм популярлаштыру, спорт чараларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Дакарда (Сенегал Республикасы) 2026 елда җәйге Яшүсмерләр Олимпия уеннары узачак.
Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.