Рөстәм Миңнеханов Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн белән очрашты.

28.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне ныгыту, федерациянең ике субъекты арасында сәнәгать, сәүдә, социаль юнәлештә эшлекле элемтәләрне җайга салу мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Гебрнаторга бүләкне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.