Яңалыклар

03.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың сәнәгать предприятиеләре директорлары белән производствода робот техникасын гамәлгә кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара Иннополиста узды.

03.09.2025

Бүген, 3 сентябрьдә, Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә, ул милитарист Японияне Җиңүнең 80 еллыгына һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышлана. Татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин котлады.

02.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген арттыру турындагы стратегик сессиядә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

02.09.2025

Татарстанда кышка әзерлек тулы куәтендә бара: йортларда капиталь ремонт эшләрен төгәллиләр, искергән челтәрләрне яңарталар, иске торак фондында газ колонкалары мәсьәләсен хәл итәләр. Эшләрнең барышы һәм җылыту чорына әзерлек турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.

01.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашты.

01.09.2025

СИБУР Түбән Камадагы «Корабельная роща» шифаханә-профилакториен масштаблы реновацияләүне башлады. Булачак корпус урынында беренче субайны сугу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов катнашты.

01.09.2025

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лига Форум» XI студентлар белем алу форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Кама Артегы» үзәгендә узды.

01.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында булды.

01.09.2025

Түбән Камага сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов ремонтланган А.С. Пушкин исемендәге 3 нче лицейны карады, анда  быел капиталь ремонт үткәрелгән. 

01.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Визиты кысаларында ул «Түбән Кама Нефть химиясе» поликлиникасында булды, анда СИБУР предприятиесенең медицина инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында модернизацияләү төгәлләнде.

Битләр: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>