Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе белән очрашты

11.12.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Республикада автомобиль юллары челтәрен алга таба үстерү, федераль әһәмияттәге юллар төзүгә бәйле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.