Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советында: ачык күренеп торган күп милләтле һәм поликонфессиональ составлы республика

11.12.2025

Татарстан - ачык күренеп торган күп милләтле һәм поликонфессиональ составлы республика. Гасырлар буена монда Идел буе халыклары вәкилләре – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марыйлар, мордвалар һәм башка халыклар тупланып һәм тату яшиләр.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышында белдерде.

Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның республика планын үтәү кысаларында зур эш башкарылган.

"Ил Президенты В.В. Путин тарафыннан 25 ноябрьдә 2036 елга кадәр чорга яңа Стратегия расланды. Документта рус халкының күп милләтле бердәмлекне саклаудагы роленә, Россия Федерациясенең этномәдәни һәм тел төрлелегенә, мәдәниятара һәм динара хезмәттәшлекнең тарихи тәҗрибәсенә һәм традицияләренә аерым игътибар бирелә. Алар илнең дәүләт тарафыннан саклана торган күп милләтле халкы байлыгы дип атала. Россиянең милли иминлегенә тышкы һәм эчке куркынычларга мөһим урын бирелгән. Алар арасында - русофобия, неонацизм, тарихны фальсификацияләү, радикализм, чит идеаллар һәм кыйммәтләр урнаштыру, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне тотрыксызландыру омтылышлары», - диде Татарстан Рәисе.

Бу мәсьәләләр махсус хәрби операция уздыруга бәйле рәвештә аеруча актуаль, дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Стратегия беренче тапкыр Россия Федерациясе субъектларында аны гамәлгә ашыру моделен билгели торган яңа бүлекне үз эченә ала: әлеге территорияләрдә яшәүче халыкларның үзара хезмәттәшлегенең тарихи тәҗрибәсенә таяну, халыкларның этномәдәни үзенчәлеген саклау һәм аларның социаль-икътисадый үсеш стратегияләрендә хокукларын яклау; гражданнар бердәмлеген ныгыту, халыкларның, аларның телләренең һәм мәдәниятләренең этномәдәни күп төрлелеген саклау һәм үстерү буенча чаралар күрү; программа чараларының нәтиҗәлелеге; милли һәм дини нигездә конфликтларны даими мониторинглау һәм профилактикалау, аларга оператив җавап бирү; дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының, коммерциягә карамаган оешмаларның, фәнни һәм эксперт бергәлегенең стратегияне гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү; аны гамәлгә ашыруга граждан җәмгыяте институтларын җәлеп итү һәм аларның инициативаларын хуплау.

"Бу - урыннарда эшләү әһәмиятенә басым ясау", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Татарстан - ачык күренеп торган күп милләтле һәм поликонфессиональ составлы республика. Гасырлар буена монда Идел буе халыклары вәкилләре – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башка халыклар тупланып һәм тату яшиләр. Шул ук вакытта соңгы елларда милли составка миграция процесслары сизелерлек йогынты ясый башлады. Узган еллардагы утырышларда без моңа бәйле мәсьәләләрне аерым карадык. Кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барыла», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау – республиканың уңышлы үсешендә мөһим шарт. "Ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итеп, этномәдәни үсеш мәсьәләләрен комплекслы һәм системалы хәл итү бик мөһим: барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары, граждан җәмгыяте институтлары, милли-мәдәни һәм дини оешмалар, эксперт һәм фәнни җәмәгатьчелек арасында", - диде Татарстан Рәисе.

Утырыш барышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова һәм башкалар чыгыш ясады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.