Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты

11.12.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балалар теләге язылган берничә яңа ел шарын алды.

Яңа ел чыршысы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында урнашкан, анда бүген Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Рәисе каршындагы совет утырышы узды.

Хәйрия гамәле кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лисичансктан 8 яшьлек Аленаның Яңа ел теләген үтәячәк - ул Казанга килергә хыяллана.

13 яшьлек Елизаветага яңа елда гитара бүләк итәчәкләр, ә Питрәч районыннан 6 яшьлек Илданга мольберт бүләк итәчәкләр.

Искәртәбез: «Теләкләр чыршысы» гамәлендә Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала: ЕЛКАЖЕЛАНИЙ.РФ сайтында.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте