Татарстан Рәисе сәнәгать паркының диңгез терминалында һәм JAFZA ирекле икътисадый зонасында булды

10.12.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында сәнәгать паркының диңгез терминалында һәм JAFZA ирекле икътисадый зонасында булды.

Ирекле икътисадый зона Дубайның көнбатышында Абу-Дабидан ерак түгел урнашкан. Ул - DP Worldның флагман ирекле зонасы.

Зонада логистика, электроника һәм электр приборлары, автомобиль сәнәгате, азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы, электрон коммерция, нефть химиясе һәм башка тармакларның бизнеслары урнашкан.

JAFZAда 10,5 меңнән артык халыкара компания нигез алган. Зона Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә турыдан-туры чит ил инвестицияләренең гомуми күләменең якынча 32%ын тәэмин итә.

Рөстәм Миңнехановка махсус кушымта аша контейнерларны бушату һәм төяүгә идарә итәргә мөмкинлек бирә торган технологияләрне күрсәттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.