Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов DP World рәисе Солтан Әхмәт Бин Сөләйем белән очрашу уздырды. Искәртәбез, республика Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә килде.
DP World - дөньяның иң эре порт операторларының берсе. Компания 78дән артык диңгез терминалы һәм дөньяның иң зур индустриаль паркы Jebel Ali Free Zone (JAFZA) белән эшли.
Әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның өстенлекле максат итеп логистик маршрутларны диверсификацияләүне билгеләвенә игътибар итте, беренче чиратта, «Төньяк - Көньяк» транспорт коридорын булдыру исәбенә.
"Татарстан географик урыны һәм алга киткән инфраструктурасы аркасында әлеге коридорның төп үзәге булып тора. Без БГӘ һәм Сезнең компания белән чик буе территорияләрендәге сәүдәне үстерергә телибез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.