Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков IV Казан Глобаль яшьләр саммитының чит ил делегацияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты -КАИ коллективына яңа ректорны тәкъдим итте. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә барысын да якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра.
Бүген Казанда фехтование үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстанда МХОдә катнашучыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча фатир алырга мөмкинлек бирә торган яңа торак программасы башлана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондының 30 еллыгына багышланган чарада белдерде. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевка бюст ачу тантанасында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы президенты Таһа Айхан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» ның пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Виктор Великий» патруль корабында һәм «Ставрополь», «Тайфун» кече ракета корабларында Хәрби-диңгез флагын беренче тапкыр күтәрү тантанасында катнашты.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Хәрби-Диңгез флоты башкомандующие Александр Моисеев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады (ВКЭ режимында).