Бүген «Казан» ат спорты комплексында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чабышлары узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» VII халыкара мотофестивалендә катнашты.
Мотоколонна составында Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге 1 Май мәйданыннан Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкка кадәр барды. Биредә ул раритет мотоцикллар күргәзмәсе белән танышты.
«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында гармунчылар чыгышын бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тыңлады.
«Гармунчылар парады» - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары һәм үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше.
Бүген Казанда танылган драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан халык язучысы Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Дементьев урамындагы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдындагы бәйрәмдә катнаштылар.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Серов урамындагы бульварда булды.
Бу инде бульварны төзекләндерүнең икенче этабы. Иҗтимагый киңлек Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен аеруча әһәмиятле.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казан Гипронииавиапромының күренекле җитәкчесе Борис Тихомиров скверын һәм бюстын ачу тантанасында катнаштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «КМПО» АҖ генераль директоры Александр Павлов барельефын һәм завод тарихына багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасында катнаштылар.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең яңартылган бинасын карады.
Казан мэры Илсур Метшин озатуында Рөстәм Миңнеханов бинада башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләрен, район администрациясе эш кабинетларының җиһазландырылуын бәяләде.
Татарстан Республикасында мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләр үтәлде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау эшләренең бәясе 6 млрд сум чамасы тәшкил иткән. Аларны яңарту дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында барды.