Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашты

25.11.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Көн тәртибенә Президиум карары нигезендә 21 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 9 республика закон проекты һәм 5 федераль закон проекты. Фикер алышу барышында көн тәртибендәге мәсьәләләр 36 га җитте.

Утырышның төп мәсьәләсе – “2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турында”гы закон проекты икенче укылышта каралды.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин закон проекты беренче укылышта каралганнан соң, аңа 533 төзәтмә кертелгәнен искәртте, шуларның 498е - Министрлар Кабинетыннан, Дәүләт советы депутатларыннан - 35 төзәтмә.  Җентекләп тикшергәннән соң берничә төзәтмә алынды һәм барлыгы 511 төзәтмә калды.

Нәтиҗәдә республика бюджеты түбәндәге төп параметрлар белән тәкъдим ителде.

2022 елда бюджет керемнәре 300 млрд 32,7 млн сум, чыгымнар 324 млрд 46,4 млн сум тәшкил итә. Дефицит - 24 млрд 13,7 млн сум.

2023 елда керемнәр 305,6 млрд сум, чыгымнар 327, 2 млрд сум, дефицит - 21,6 млрд сум.

2024 елда бюджет керемнәре 312,9 млрд сум, чыгымнар 333,8 млрд сум, дефицит - 20,8 млрд сум.

Парламентарийлар республика бюджеты турында закон проектын хупладылар һәм тулаем кабул ителде. Документ шушы арада Татарстан Президентына имзага җибәреләчәк.

Бүген шулай ук Дәүләт Советы утырышында “Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында” федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Сүз коронавирус пандемиясенә, аерым алганда, QR-кодларга бәйле рәвештә чикләү чаралары кертү турында бара.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, закон проекты, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы туганда, аны кисәтү максатларында кайбер чикләү чаралары кертүне тасвирлый.

Бу гражданнарга хезмәт күрсәтү тәртибенә кагылышлы. Бу очракта кешеләрнең ковидка каршы профилактик прививкасы турында сертификаты, прививка ясатырга ярамау турында яки авыруны кичерүе турында белешмәсе булу шарт. “Прививка турында QR-коды булмаганнарның чараларга һәм объектларга йөрү тәртибен билгеләү төбәкләрнең башкарма хакимият органнарына йөкләнә. Мондый чаралар һәм объектлар исемлеген югары вазифаи зат билгеләячәк”, - диде Светлана Захарова.

“Документациясе булмаган гражданнар (балигъ булмаганнардан кала) мондый чараларга, оешмаларга, объектларга 2022 елның 1 февраленә кадәр коронавируска ПЦР тестның тискәре нәтиҗәсе турында документы булганда гына йөри ала”, - диде Светлана Захарова. Мондый документның гамәлдә булу срогы һәм формасын РФ Баш санитар табибы билгеләвен искәртте. Закон проекты үз көченә керсә, аның гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 июненә кадәр чикләнә.

“Көн саен авыручылар һәм үлүчеләр турында мәгълүмат килеп тора. Һәркемнең гомере кадерле, кемнәрдер хокуклары кысыла дисә дә, бу изге нияттән генә эшләнә, гомерләрне саклап калу өчен. Коронавирус беркемне кызганмый. Бу пандемия белән бөтен субъектлар очрашты”, - диде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу нисбәттән Татарстан Хөкүмәте Карары имзалануын хәбәр итте. Анда бүген күтәрелүче мәсьәләләрнең шактые хәл ителгән. 

Дәүләт Советы депутатлары закон проектын хуплады.

Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә “Хезмәт батырлыгы шәһәре” мактаулы исемен бирү турында үтенеч юллаячак. Бүген бу үтенечне парламентарийлар Дәүләт Советы утырышында хуплады.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгышында Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрнең “бөтенесе җиңү өчен” дигән девиз белән яшәгәнен ассызыклады. Ул бу елларда ул Яшел Үзәндә предприятиеләр хәрби сәнәгатькә күчкәнен, Яшел Үзәндә яшәүчеләр шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итүләрен искәртте.

Моннан тыш, бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.