Татарстанда республика программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнү стадиясендә. Барлык 17 программаның гомуми үтәлеше 90% тәшкил итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, илкүләм проектлар кысаларында быелгы эшләр 96%ка үтәлгән.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алты илкүләм проектка кураторлык итә, аның кысаларында 99 объект төзү планлаштырылган.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, 27 ноябрьгә 82 объектны төзү эшләре тәмамланган. 16 балалар бакчасының (эшләр “Торак” һәм “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү” федераль проектлары кысаларында алып барыла) 12се төзелгән, калган дүртесендә эшләр дәвам итә.
“Иделне савыктыру” федераль проекты буенча Казанның чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Беренче этап барышында подрядчылар эш күләменең 85%ын япкан.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектына 49 объект кертелгән, шуларның 48е төзекләндерелгән.
Республика төзелеш программаларына килгәндә, аларны үтәү күләме 90% тәшкил иткән. Спорт объектлары төзү программасына керә торган өсте ябулы дүрт футбол кыры арасында Чистайдагы соңгы объектта җитешсезлекләр бетерелә.
42 фельдшер-акушерлык пунктының – 39ын, 6 лагерьның өчесен төзү эшләре тәмамланган.
Торак төзелеше программалары буенча эш темплары узган елгы күрсәткечләрдән югарырак. Еллык план 96%ка үтәлгән. 2 млн 555 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Шәхси торак төзелеше буенча план 47 %ка арттырып үтәлгән. Планлаштырылган 8 330 йорт урынына 12 217 шәхси торак төзелгән.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча 101 күп фатирлы йорт төзелгән, бу планлаштырылган еллык күрсәткечнең 62%ын тәшкил итә.
Социаль ипотека буенча программаның еллык планы 280 мең кв. м. яисә 161 йорт тәшкил итә. Бүгенге көнгә 125 мең кв.м. торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечнең 44%ын тәшкил итә.