Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт белән очрашты

24.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт белән очрашты.

Очрашу Җиддәдәдә (Согуд Гарәбстаны) узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренә килгән иде.

«Сезнең белән булу безнең өчен зур дәрәҗә. Согуд Гарәбстанының изге җирендә мондый форумны оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Президенты сәламләү сүзендә.

«Безгә Кәгъбәне күрү, Мәккәдә булу – безнең өчен зур бәхет», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры урынбасарына.

«Мин гомрә узгач, илебездән күп санлы хаҗ кылучылар хаҗ кылырга теләр дип уйладым, һәм сездән Россия хаҗиларына хаҗ кылу мөмкинлеге бирүен сорамый булдыра алмыйм», - дип билгеләп үтте ул.

«Мин вәзгыятьнең гади булмавын аңлыйм, пандемия, әмма 2022 елда хаҗ перспективасын ничек күрәсез? Сезнең белән Россиядән килгән хаҗилар хаҗ кылырга мөмкин булган шартлар турында фикер алышырга теләр идем. Вакцина ясаткан кешеләр дә бар, алар вакцинация үткән документ ала. Россиядә эшләнелә торган вакцина, СпутникV, ул Бөтендөнья сәламәтлек оешмасында әлегә теркәлмәгән, процесс бара. «Без Россия хаҗиларын вакцинация ясатып җибәрү турында алдан килешергә телибез», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, кешеләр иминлеген тәэмин итү ягыннан Согуд Гарәбстаны җитәкчеләре алдында җитди җаваплылык тора. Ул, уртак килешүләр белән хаҗ кылырга мөмкин булыр, дигән ышаныч белдерде.

Хаҗ һәм гомрә эшләре министры урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт бу мәсьәләне һичшиксез караячак, дип вәгъдә итте. «Мин сезнең тәкъдимне кабул итәм, без аны, һичшиксез, игътибар белән карарбыз һәм тиешле карарын да кабул итәрбез», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.