Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Татарстанда капиталь ремонтның барышы турында сөйләде

04.12.2021

ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген капремонт буенча республика программаларының үтәлеше турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Социаль-мәдәният өлкәсендә объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 97% башкарылган. Хәзерге вакытка 15 программаны гамәлгә ашыру төгәлләнгән, бу - 1 030 объект.

Татарстанда әлегә бер балалар бакчасын һәм ике медицина стационарын, шулай ук башка объектларны капиталь төзекләндерү тәмамланмаган.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре турында җентекләбрәк сөйләде.

“Торак фонды мониторингы” дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, йортларны капиталь ремонтлау буенча программа лимиты 99%ка үзләштерелгән, күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре алты муниципаль берәмлектә бара.

Ел башыннан Татарстанның Капиталь ремонт фондына муниципаль берәмлекләр бюджетыннан 782 млн сумга якын акча күчерелгән, бу программада каралган күләмнең 73%ын тәшкил итә. Казан шәһәре бюджетыннан акча кермәгән.

Марат Айзатуллин Татарстан буенча уртача торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр җыемы турында да хәбәр итте. Аның сүзләренчә, октябрь аенда җыем дәрәҗәсе 100,6% тәшкил иткән.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы материаллары буенча.