Татарстан Республикасында эпидемия вазгыяте һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктату чаралары турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, Covid ның көньяк Африка штаммы “омикрон” таралу куркынычы булу сәбәпле, аэропортларда санитар-карантин контроле көчәйтелгән. Төркия, Мисыр, Катар, БГӘ илләреннән килгән рейслар, шулай ук Кытайдан килгән 4 йөк төягән рейслар тикшерелгән.
Көньяк Африкадан килүчеләр өчен тест уздырудан тыш, мәҗбүри 14 көн изоляция каралган.
Республикада Яңа ел алды югары туристлык сезоны башланыр алдыннан яшәү урыннары – кунакханә комплекслары, хостеллар тикшерелә. “Безнең республикада кунакханә бизнесы объектлары йөз процент тутырып, барлык хезмәткәрләре вакцинация узган шартларда гына эшли алачак”, - диде Марина Патяшина. Ул Казан кунакханәләренең эшкә әзерлекләрен тикшерү өчен Туризм буенча ТР Дәүләт комитетына йөкләмә бирергә дип, ТР Премьер-министрына үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Алга таба Марина Патяшина балаларның чыршы бәйрәмнәре ничек үткәреләчәк һәм анда кемнәр килә алачыгы турында сөйләде.
“Бәйрәм чарасында баланың йә атасы, йә анасына гына катнашу таләп ителә. Аның QR-коды булырга тиеш. 60 яшьтән өлкәнрәкләргә бәйрәмнәргә килмәскә киңәш ителә. Шулай ук температура үлчәү, битлек кию режимы, социаль аралык саклау кебек таләпләр дә үтәлергә тиеш. Балалар бакчасына аниматор, бәйрәм оештыру белән шөгыльләнүче чит хезмәткәрләр кертелмәячәк”, - дип ачыклады ул.
Алексей Песошин яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм бетерүгә юнәлтелгән санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен тикшереп торуны дәвам итәргә кушты.