Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин белән очрашты

21.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Кудрин Казанга эш визиты белән килде. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында аның катнашында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисади үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе («түгәрәк өстәле») узачак.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында төбәк дәрәҗәсендәге икътисад үсеше мәсьәләләре, шул исәптән хәзерге шартларда региональ финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстанның икътисади үсеш нокталары, аның агломерацияләрен үстерү темасы кузгатылды.

Очрашуда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.