Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә коронавируска бәйле агымдагы хәл турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада яңа «омикрон» штаммы белән авыруның беренче очраклары теркәлгән. «Бу бик йогучан штамм. Профилактиканың барлык чараларын да үтәргә кирәк: дезинфекция, шәхси саклану чараларын куллану, мәктәпләрдә һәм предприятиеләрдә «иртәнге фильтрлар» оештыру. Безгә беренчел звеноны җитди көчәйтергә кирәк. Дәвалау табиб контролендә булырга тиеш», - дип билгеләде ТР Президенты.
Ул ассызыклаганча, сәламәтлек саклау өлкәсе яңа өндәүләргә әзер. «Соңгы көннәрдә авырулар санының кискен артуын күзәтелә, әмма стационардагылар саны бик артмый әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бездә йогышлы авырулар өчен резерв бар. Кирәк булганда, без аларның санын 3 тапкыр арттыра алабыз. Дарулар һәм медицина җиһазлары запасы – болар барысы да контрольдә. Без тестлаштыру дәрәҗәсен үтибез. Алга таба да актив эшләячәкбез».
Республикада 2 млн. 353 мең кешегә прививка ясалган. Барлыгы 370 меңнән артык вакцина бар, 170 вакцинация пункты эшли. Шулай ук ревакцинация үтү мөмкинлеге дә бар. «Вакцинация – ул кешеләрне саклау мөмкинлеге. Безнең һәркайсыбыз авырырга мөмкин. Әмма вакытында вакцинация узу авыруны җиңел формада үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Президенты республикада барлык чикләү чаралары да саклануын билгеләп үтте.