Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясендә катнашты

21.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе («түгәрәк өстәл») узды.

Кара-каршы форматта да, шулай ук видеоконференцэлемтә аша узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Сессия башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин Татарстан Республикасы Президентының эш кабинетында төбәк дәрәҗәсендәге икътисадны үстерү мәсьәләләре, шул исәптән хәзерге шартларда төбәкне финанслау мәсьәләләре, Татарстан икътисадын үстерүнең төп нокталары, төбәк агломерацияләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Сессия барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның эре шәһәрләре агломерацияләре төбәк икътисадының үсеш нокталары булып тора, әмма аларны үстерү өчен заманча хокукый база, инфраструктурага финанс чараларын җәлеп итү механизмнары кирәк.

«Безнең Стратегия-2030ны эшләгәндә үк (2023 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе) без икътисад үсешенең төп нокталары буларак агломерацияләрне үстерүне күздә тоттык. Агломерацияләр үсеше турында бүген һәр җирдә сүз бара, һәм федераль Хөкүмәт бу теманы алга таба да дәвам итә. Әмма төбәкләрнең сораулары күп, без РФ Дәүләт Советы комиссиясе кысаларында, анда мин төзелеш һәм шәһәр мохите өчен җаваплы, бу мәсьәләләрне дә күтәрәбез. Беренче чиратта бу – агломерацияләрне үстерүнең хокукый базасы һәм финанс белән тәэмин итү. Территорияне агломерация дип атарга була, әмма анда инфраструктура төземәсәң, акча бирмәсәң, берни дә барып чыкмый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген агломерацияләрне үстерү проблемасын инфраструктура кредитлары хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. «Безнең беренче ике заявка – Лаеш һәм Зеленодольск төбәге, без бу территорияләрне үстерә башладык. Киләсе этап – Кама агломерациясе, Тукай районы», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә яңа территорияләрне үстерергә мөмкинлек бирүче карарлар кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. Хәзер инфраструктур чикләүләрне бетерү, бердәм транспорт кадастрын булдыру буенча күп кенә карарлар кабул ителә, автотрассалар буенча, М-12 трассасы буенча бик яхшы ярдәм булачак», – дип санады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук республика агломерацияләрен үстерү өчен яңа транспорт магистральләре кирәк, дип аңлатты. Кама кластерын үстерү өлешендә – Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Кама елгасы аша күпер юлы буйлап әйләнеп чыгу. Татарстанның нефть төбәгендә өченче агломерациянең үсеше Алексеевск – Әлмәт автоюлын төзүгә бәйле. «Бу өч агломерация буенча да бездә җитди эш алып барыла», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы беренчеләрдән булып төбәкнең үсеш стратегиясен эшләде. Документ берничә федераль институтлар белән берлектә эшләнгән, шул исәптән Стратегияне эшләү процессында Алексей Кудрин да актив катнашкан.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, бүген Татарстан 2022 елда, фатир бәяләре артуга һәм ипотека кредитлары буенча ставкалар күтәрелүгә карамастан, 3 млн. кв. метрдан да ким булмаган торак файдалануга тапшырырга исәп тота, дип искәртте.

«Соңгы елларда без иҗтимагый киңлекләр буенча актив эшлибез, өченче ел инде 1 меңнән артык күпфатирлы йортларның ишегалларын стандартларга китерәбез. Моннан тыш, узган ел без 3 млн. квадрат метрдан артык торак тапшырдык, быел, мин беләм, ким булмаячак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Тулаем алганда, 2021 елда социаль инфраструктура булдыруга һәм уңайлы мохит булдыруга 100 млрд. сумга якын акча юнәлдерелде, алар хисабына 7 мәктәп, 17 балалар бакчасы, 74 сәламәтлек саклау объекты, 30 спорт объекты, 15 мәдәният объекты төзелде, 70 иҗтимагый киңлек һәм 1 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелде.

Белешмә өчен:

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә өч агломерация - Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре бүлеп бирелгән. Аларда 3 млн кеше яши, ягъни Татарстан халкының 77%ы, республика тулаем төбәк продуктындагы агломерацияләр өлеше 80%тан артып китә (2 143,1 млрд.сум яки тулаем төбәк продуктындагы 82,8%).

Шәһәр агломерациясе административ-территориаль чикләрдән тыш, аңа кергән җирлекләрне үстерү, хезмәт потенциалын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен яңа мөмкинлекләр бирә, синергия эффекты туа.

Татарстан Республикасында агломерацияләрне үстерү эше кысаларында 2021 елда федераль һәм региональ экспертлар катнашында чаралар уздырылды, башка төбәкләрнең тәҗрибәсе өйрәнелде. 2021 елның ноябрендә Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең (АИРР) Күзәтүчеләр советы утырышында агломерацияләр үсеше потенциалын ачуга комачаулаучы мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан кертелде һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.Ш. Хөснуллин тарафыннан хупланды.

Уздырылган чаралар нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый һәм пространстволы үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру өчен, шулай ук 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын Социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә үзгәрешләр әзерләгәндә исәпкә алу планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары буенча.