Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районына яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.
Тантанада җәмәгать транспортын үстерүнең Түбән Кама районының өстенлекле бурычларыннан берсе булуы билгеләп үтелде. Шәһәрнең җәмәгать транспорты паркы 15 автобус белән тулыландырылды. Бу метанда «LOTOS-105» урта класслы 10 автобус («Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты) һәм НефАЗ 5299-31-52 класслы 5 шәһәр яны автобусы («Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында).
Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖнең Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
«Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖ генераль директоры Юрий Ивановка Түбән Кама шәһәр һәм шәһәр яны пассажирлар йөртү өчен 15 яңа автобус алу өчен сертификат тапшырылды.
Яңа автобуслар шәһәр һәм шәһәр яны юнәлешләрен көчәйтәчәк. Пассажир транспортын яңарту Дәүләт транспорт лизинг компаниясе (ГТЛК) белән берлектә ташламалы программалар буенча гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, бүген күңелле вакыйгалар күп. Әлмәттә яңа перинаталь үзәк ачылды.
"Россиянең нефть эшкәртү лидеры ТАНЕКО бүген бик күп кызыклы проектларны гамәлгә ашыра, - диде ул. - Бүген дә Түбән Камада пассажирлар йөртү үсә. Шәһәр өчен алар мөһим юнәлеш. Яңа автобуслар шәһәр транспорты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Җәмәгать транспорты кебек юнәлештә шәһәр халкына хезмәт күрсәтү сыйфаты сизелерлек яхшырачак. Безнең тулы бер программа бар – матди-техник базаны ныгыту, шәһәр транспорты паркын үстерү».
Түбән Кама мэры Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, бүген шәһәр өчен чыннан да әһәмиятле көн. "Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без күп сыйдырышлы 15 автобус сатып алдык. Сез бездә нигездә аз сыйдырышлы автобуслар эшләвен хәтерлисез, әмма Түбән Кама кебек эре сәнәгать үзәге өчен күп сыйдырышлы автобуслар мөһим иде һәм шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатына һәм йөртү уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Шәһәрнең җәмәгать транспортының якынча 40%ы - күп сыйдырышлы автобуслар. Шулай ук без экологик көн тәртибебезне дәвам итәбез – болар метандагы автобуслар», - диде Радмир Беляев.