Бүген Әлмәттә ике күп балалы гаиләгә «Лада Ларгус» автомобильләре ачкычларын тапшырдылар. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Шәйгардановлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә, әти-әниләре нефть химиясе өлкәсендә эшлиләр.
Даишевлар гаиләсе шулай ук Әлмәттә яши һәм 11 бала тәрбияли.
2018 елда Даишевлар гаиләсе «Без берге» республика конкурсында «Осталарның гаилә династиясе» номинациясендә җиңү яулаган. 2019 елда Даишевлар Саранскта «Идел буеның уңышлы гаиләсе» округ конкурсында «Ата – ана даны» номинациясендә җиңүчеләр булганнар, «Ел гаиләсе-2019» бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы күп балалы гаилә» исемен алганнар, Мәскәүдә «Ел гаиләсе. Россия-2019» илкүләм елъязмасына кергәннәр .