Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез

22.12.2025

Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, соңгы 10 елда республиканың энергия системасы куәте 21%тан артыкка арткан һәм 8900 МВт тәшкил итә. Электр энергиясен эшләп чыгару 46,4%ка арткан. Татарстан Идел буе федераль округында электр энергиясен куллану буенча лидер - аның өлеше 32% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, "Татэнерго" - Татарстанда электр һәм җылылык энергиясен җитештерүче һәм тәэмин итүче әйдәп баручы предприятие. Станцияләр якынча 15 млрд киловатт сәгат җитештерә, бу республиканың барлык энергия системасын эшләп чыгаруның яртысын диярлек тәшкил итә.

"2025 ел "Татэнерго" өчен җиңел булмады. Бик күп нәрсә сезнең эшегезгә бәйле. Коллектив алдына зур бурычлар куелды: станцияләрнең генерацияләү объектларын модернизацияләү, җылылык челтәрләрен яңарту, яңа файдалануга тапшырыла торган йортлар һәм объектлар өчен челтәрләр төзү. Коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсендә быелга билгеләнгән планнар лаеклы рәвештә тормышка ашырылды", - диде республика Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, «Татэнерго» коллективы йортларда һәм фатирларда җылы һәм уңайлы булсын, авария хәлләре мөмкин кадәр азрак булсын, ә алар килеп чыкканда - кыска вакыт эчендә бетерелсен өчен күп көч куйган.

Бүген предприятиедә 5000нән артык кеше эшли. «Татэнерго"да остазлык институты уңышлы гамәлгә ашырыла. "Тармакта озак еллар эшләгән кешеләрнең тәҗрибәсе бәяләп бетергесез. Үз гомерләрен энергетикага багышлаган династияләр бик күп. Инициативалы яшь белгечләр килә. Кешеләр - теләсә кайсы предприятиенең төп байлыгы икәнлеген һәркем аңлый", - дип билгеләп үтте Алексей Песошин, хезмәтләре тармак үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарга аерым рәхмәт белдереп.

"Барлык хезмәткәрләрне Энергетика көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм! Узып баручы елда бик зур эш башкарылган, ә алда безне тагын да зуррак бурычлар көтә. Ышанам ки, без аларны тормышка ашыра алабыз", - дип өстәде республика Премьер-министры.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев ассызыклаганча, быелгы төп бурычлар тулысынча үтәлде. Ул республика җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Алексей Песошин «Татэнерго»ның алдынгы хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.