Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Р. Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды

22.12.2025

Бүген Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Р. Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды.

Моңарчы нефть чыгару компанияләренең берсенә караган бина тулысынча реконструкцияләнгән.

Объектта төзелеш-монтаж эшләре, апрель аенда башланып, 31 октябрьдә төгәлләнде. Яңа мәдрәсә Әлмәтнең Мәрҗани урамындагы архитектура ансамбленең гармонияле өлешенә әверелгән.

Бина -барлык белем бирү стандартларына җавап бирә торган һәм барлык кирәкле җайланмалар, шул исәптән торак блогы белән җиһазландырылган уңайлы, заманча киңлек, ул 48 шәкертне урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Әлмәт мәдрәсәсе - Россиядә үз өлкәсендә алдынгы уку йортларының берсе. Бүген биредә 550гә якын кеше укый, шул исәптән көндезге бүлектәге 150 студент һәм хатын-кызлар бүлегендәге 94 студент кыз. Укучыларның географиясе Идел буен гына түгел, Үзәк Россия, Урал һәм Себерне дә колачлый.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар бинаны, шул исәптән торак блокларны карады. Татарстан Рәисе үткәрелгән реконструкцияне, шәкертләрнең уку һәм яшәү шартларын уңай бәяләде.

Ул уку сыйныфларында, компьютер сыйныфында, спорт залда, медицина кабинетында булды.

Рөстәм Миңнеханов шәкертләр белән аралашты, аерым алганда, аларның татар телен белүе белән кызыксынды. Мәдрәсә вәкиле хәбәр иткәнчә, укучыларның 80%ы татар телен белә, калганнары – бигрәк тә илебезнең башка төбәкләреннән укырга килүчеләр - тел белемен арттыра. Р. Фәхретдин исемендәге мәдрәсә укучылары шулай ук гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнәләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.