РФ Иминлек Советы Секретаре һәм Татарстан Президенты Тәтеш районының Бакырчы авылында булды

01.06.2022

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Тәтеш районына эш сәфәре кысаларында Бакырчы авылында булдылар.

Биредә алар заманча спорт залын һәм спортның уен төрләре өчен универсаль мәйданчыкны карадылар. Объект иганәчелек чаралары хисабына төзелгән. Спорт комплексында көрәш белән шөгыльләнү өчен тренажер залы урнаштырылган. Биредә сменага 50гә якын кеше шөгыльләнә. Спорт мәйданчыгында волейбол, футбол, баскетбол уеннары өчен шартлар тудырылган, шулай ук кардио һәм көч тренажерлары бүлеге бар.

Аннары кунаклар җирле мәдәният йортында булдылар, анда Бакырчы авылы тарихы музеен карадылар. Шуннан соң Николай Патрушев, Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев