Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында «Ак Барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин йөкләмәсе буенча Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Виталий Махалов, табигать ресурслары, экология һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Айлан Сумачаков һәм Майминск районы башлыгы Петр Громов катнашты.
Киңәшмәнең төп докладчысы, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков үзәк концепциясен тәкъдим итте. Документ А.Н.Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институтының әйдәп баручы фәнни белгечләре, Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер федераль агробиотехнологияләр фәнни үзәге тарафыннан әзерләнгән.
«Шулай килеп чыкты ки, ак барс – безнең гербта барлыкка килгән символ гына түгел. Ул Алтай тарихы белән бәйле, һәм безнең бурыч - ак барсны саклап калу», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, элек мондый үзәкне урнаштыру турында берничә вариант каралган иде, әмма Алтай табигый ландшафты белән танышканнан соң һәм республика башлыгы Олег Хорохордин белән килешкәннән соң, объектны нәкъ менә Алтайда төзү турында карар кабул ителгән иде.
Алтай Республикасы территориясе - ак барс ареалларының бер өлеше. Ул ирбис (ак барс) өчен биек таулары һәм яшәү өчен табигый шартлары булуы белән аерылып тора. Бу территориядә ерткычлар өчен акклиматизация таләп ителми һәм алар кирәкле азык базасы булган мохиттә яшиячәкләр.
Моннан алды республика Президенты популяцияне торгызырга планлаштырылган мәйданчыкны карады.
"Без бардык, территорияне карадык, монда фәнни үзәк ясарга кирәк һәм бүлмәләр дә зур булмаска тиеш, чөнки зона кыргый булырга тиеш. Без барстан башыйбыз, ә аннары башка Кызыл китаптагы хайваннар: аргали, кыргый мәче манул буенча сорауларны карыйбыз. Фәнни үзәктән, питомниктан, вольердан башларга кирәк. Бу эшләрнең этапларын билгеләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үзәкне урнаштыру өчен «Карым» ҖЧҖ территориясе тәкъдим ителде. Ул Майминск районында урнашкан, аның мәйданы 9486 га тәшкил итә. "Бу аеруча саклана торган табигый территория булырга тиеш. Анда туристлар, аучылар булырга тиеш түгел, һәм закон белән бу билгеләнергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады ТР Президенты.
Үзәкнең экологик агарту бурычлары да була - ел әйләнәсендәге туристлар өчен маршрутлар, гаилә ялын оештыру, белем бирү программаларын үткәрү, табигый мохит шартларында кыргый хайваннарны күзәтүне оештыру.
Үзәкнең фәнни бурычы - хайваннарның халәтен мониторинглау, аларны ясалма үрчетү, яраланган яки көчсез кыргый хайваннарны тернәкләндерү методларын эшләү. Моннан тыш, үзәк базасында маралларның селекциясе - нәселле баш санын үстерергә, питомник булдырырга, дару үләннәре җыярга планлаштыралар.
Чара Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланды һәм Россиядә ак барсны өйрәнү, торгызу һәм реинтродукцияләү үзәкләрен булдыру буенча комплекслы чаралар планы проектына кертелде. Проект Татарстан үзәгенең дәвамы булачак.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Алтай Республикасы Хөкүмәте белән уртак эш төркемен төзү һәм үзәк концепциясен бергәләп эшләп бетерү турында карар кабул ителде.