Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Солтан Бин Рәшид Әл Хатер белән очрашты. Очрашу KazanForum кырында узды.
Казанда кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Катар делегациясен 2022 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын бик яхшы оештырулары белән котлады.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Россия белән Катар арасында мөнәсәбәтләр әкренләп үсә. "Катар -Якын көнчыгыш төбәгендә Россиянең мөһим һәм ышанычлы партнеры. Сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар, фәнни-техник хезмәттәшлек үсеш ала", - диде ул.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша. Әмма ике яклы сәүдә күләме әлегә булган потенциалга туры килми, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул продукцияне мөмкин булган китереп торулар күләмнәрен карарга, шулай ук бизнес-даирәләр арасында диалогны үстерергә тәкъдим итте.
Ул шулай ук ислам банкингы, хәләл индустрияне үстерү, ислам мәгарифе, мәдәният һәм туризм кебек юнәлешләрнең хезмәттәшлек өчен перспективалы булуын билгеләп үтте.
Солтан бин Рәшид Әл Хатер Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре һәм KazanForumда катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. "Бу безнең өчен бик уңышлы визит булды. Без үзара хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр күрәбез һәм сезнең республика белән шәхсән танышырга килдек. Без хезмәттәшлегебезне яңа дәрәҗәгә күтәрергә әзер", - диде кунак.
Катарның Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары хәләл өлкәдә хезмәттәшлек потенциалын билгеләп үтте. "Бүген барлык континентларда хәләл индустрия белән кызыксыну күзәтелә. Сезнең хәләл сегмент товарлары - дөнья дәрәҗәсендәге продукция. Бу юнәлештә безнең элемтәләрне үстерергә кирәк",-дип өстәде Солтан бин Рашид Әл Хатер.