Рөстәм Миңнеханов "Партнерлыкны финанслауны үстерүдә Сбер лидерлыгы" сессиясендә: Ислам дөньясы өчен Россия - эшләп булырлык нокта

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә партнерлык финанслауны үстерүдә Сбер лидерлыгы»темасына сессиядә катнашты. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («КазанЭкспо» ХКҮ).

Татарстан Рәисе, бүгенге сессиядә чыгыш ясап, болай диде: Татарстан 2016 елдан партнерлык банкингын һәм аңа бәйле финанс хезмәтләрен үстерүдә актив катнаша.

Эш Россия Федерациясе Үзәк банкы химаясендә партнерлык банкингы буенча эшче төркем кысаларында алып барыла. (Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасы тарафыннан партнерлык банкингы турында закон проекты карала, анда Татарстан дүрт сынау төбәге арасында эксперименталь хокукый режимнарны сынап карау мөмкинлеге алачак).

Бүген дөньяның күп кенә илләре ислам банкингы мөмкинлекләреннән файдалана, һәм аны Россиядә үстерергә кирәк – бигрәк тә көнбатыш чикләүләре фонында, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

"Бөтен дөнья бу мөмкинлекне куллана, - диде ул. - Бездә, Казанда, Сбербанктан беренче ислам финанслау офисы ачылды".

"Бүген илебез алдында яңа проблемалар тора. Көнбатыш финанс банк системасы бездән йөз чөерде, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов. - Димәк, без үзебез белән булырлык партнерларны табарга тиеш. Һәм мин бүген безнең белән форумда булган кунакларыбызга бик рәхмәтлемен. Бу ислам дөньясы өчен Россия эшли алырлык нокта икәнен күрсәтә.

"Әлбәттә, финансларсыз үсеш булмаячак", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ислам банкингы инструментларын куллану өстендә эш алып барылуы турында сөйләде һәм Татарстан белән бергә эшкуарларны һәм физик затларны финанслау өчен сынау төбәкләре арасында, шәригать стандартларына туры китереп, Дагыстан Республикасы, Чечен Республикасы һәм Башкортостан Республикасы алынуын искәртте. "Без - сынау төбәкләре - барысы өчен дә үрнәк булсын өчен яхшы эшләргә тиеш", - диде ислам банкингын куллану турында Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сберны Татарстанның стратегик партнеры дип атады.

Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форум чараларында катнашучыларга рәхмәт белдерде.

"Һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. - диде ул. - Бу бик зур эш. Бүген форум - илебезнең ислам дөньясына якынаю урыны. Бер-береңә таба барырга кирәк. Форум без аны яхшы үткәргәнгә генә түгел, ә барыгыз да безнең белән булганга да уңышлы булды!»


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.