Рөстәм Миңнеханов "Защитники Отечества» дәүләт фонды башлыгы Анна Цивилева белән очрашты

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Защитники Отечества» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ассызыклаганча: бүген хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итү өчен алып барыла торган эшчәнлек бик кирәк. Фондның агымдагы ситуациядәге ролен бәяләп бетерү мөмкин түгел, диде ул.

Без республика территориясендә фонд эшчәнлегенә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер, диде Рөстәм Миңнеханов, «Защитники Отечества» фонды башлыгы Анна Цивилевага мөрәҗәгать итеп.

Ул шулай ук Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм программалары гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм төрле субсидияләр, социаль ярдәм бар. Шулай ук Татарстанда "Алга" һәм "Тимер" батальоны оештырылды, алар үз бурычларын үти.

Очрашу барышында Дәүләт фондының Татарстандагы филиалын әзерләү һәм ачу мәсьәләләре тикшерелде. Казанда булу кысаларында Анна Цивилева фонд филиалы урнашкан бинаны карап чыгачак, шулай ук берничә социаль объектта булачак.

Белешмә өчен:

«Защитники Отечества» фонды Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 3 апрелендәге Указы белән төзелгән. Фондның максаты - махсус хәрби операция ветераннарының, һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларының лаеклы тормышын тәэмин итүче шартлар булдыру. Фондны оештыручы: Россия Федерациясе Хөкүмәте.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе субъектларында дәүләт фонды филиалларын әзерләү һәм ачу буенча оештыру эше алып барыла.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.