Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазында катнашты.
Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең вәгазендә Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең әхлакый һәм рухи мәгънәсе турында сөйләде. Ул шулай ук дин тотучыларны бер-берсенә хөрмәт белән карарга чакырды, гайбәт һәм яман телле булу куркынычлары турында кисәтте.
Бәйрәм гыйбадәтләре "Габдерәхим Утыз-Имәни исемендәге Яңа Әл Таң" мәчетендә узды (Казан, Дубравная урамы, 2В). Гыйбадәт йорты 1100 кешене сыйдыра. Ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз залларыннан тыш, мәчеттә имамнар кабинетлары, китапханә, тантаналар залы, уку сыйныфлары бар. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар каралган.