Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Швеция башкаласы Стокгольмда Коръән яндыру акциясен гаепләде.
"Бөтен дөнья мөселманнары өчен мөһим булган бу көннәрдә без яңадан Изге Коръәннең коточкыч мәсхәрә ителүенә шаһит булдык. Бу вандализм гамәлләренең даимигә әверелүе һәм хакимиятләрнең рәсми рөхсәте белән узуы тирән борчуга сала.
«Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, мин бу кешелексез гамәлне җитди гаеплим. Әгәр дә аларның Конституциясе кайдадыр яндырылган булса, Швеция хакимияте нишләр иде икән?
Россиядә Президентыбыз тырышлыгы белән барлык дин вәкилләре тыныч һәм тату яши. Владимир Владимировичның Россиядә Коръәнне хөрмәт итмәү җинаять дигән ныклы позициясе исламга тирән хөрмәт күрсәтүнең ачык дәлиле булып тора. Ә христиан һәм мөселман кардәшләренә карата үзара хөрмәт һәм мөнәсәбәт Россия халкының бердәмлеген ныгыта.
Миллионлаган мөселманнар бу бәйрәм көннәрендә бер үк вакытта бердәмлек, тынычлык һәм акыл бөтенлеге өчен дога кылалар дип ышанам».