Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичәләр» V халыкара музыка фестивален ачу тантанасында катнашты

29.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» V халыкара музыка фестивален ачу тантанасында булды. Аны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев озата йөрде.

"Алабугада җәйге кичләр" - мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга, башкару сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән уникаль проект. «Алабугада җәйге кичәләр»нең сәнгать җитәкчесе - РФнең Атказанган артисты, бөтен дөньяга танылган пианист Борис Березовский. 4 фестиваль көнендә тамашачылар танылган музыкантлар башкаруында музыкаль шедеврлар белән таныша һәм талантлы вокалистларны ишетә ала. Фестиваль 2018 елдан бирле үткәрелә. Бу елларда сәхнәдә дөньяның 9 иленнән 1 меңгә якын башкаручы, вокалист һәм артист чыгыш ясаган.

Чара ачык һавада шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә - Шишкин буаларында уза. Килгәч, Рөстәм Миңнехановка әлеге территорияне төзекләндерү проекты турында сөйләделәр. Шишкин буаларын реконструкцияләүгә грантны Алабуга «Кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар» бөтенроссия конкурсы кысаларында отты. Проект 2023-2024 елларда гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә яңа җәяүлеләр юллары һәм памп-трек әзер.

Шулай ук Татарстан Рәисе Лисичансктан килгән балалар - КФУның Алабуга институтының Университет мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашты. Быелның гыйнварында илле 11 сыйныф укучысы республикага укуларын дәвам итү өчен килде. Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә алар Татарстан югару уку йортларында укуларын дәвам итү планнары турында сөйләделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов фестивальнең концерт-ачылышын карады. 29 июньнән 2 июльгә кадәр кунаклар алдында 200дән артык катнашучы чыгыш ясаячак, алар арасында: ТР Дәүләт академия симфоник оркестры, «Гнесинские виртуозы» симфоник оркестры (Мәскәү шәһәре), Эмир Кустурица һәм The No Smoking Orchestra (Сербия) һәм башкалар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.