Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк " АҖнең Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында узган эшлекле иртәнге ашында катнашты

31.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк" АҖнең Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында узган эшлекле иртәнге ашында катнашты.

Эшлекле иртәнге ашның темасы яңа шартларда проектларны гамәлгә ашырганда инвестицияләрне нәтиҗәле идарә итү булды. Чараның модераторы - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Дискуссиядә эре нефть-газ компанияләре җитәкчеләре, хакимият органнары вәкилләре, тармак экспертлары катнашты.

Эшлекле иртәнге аш барышында билгеләп үтелгәнчә, тышкы мохиткә чакырулар инвесторлар алдында яңа бурычлар куя инвестицияләргә идарә итүгә карашларны яңадан карап чыгу кирәк. Шул ук вакытта базарда катнашучыларның тырышлыкларын туплау бизнес, дәүләт һәм фәнни берләшмә булган чикләүләрне җиңү һәм инвестицияләрне стимуллаштыру процессында мөһим роль уйный. Инновацион алымнар һәм стратегияләр куллану, алга таба технологик үсеш, шулай ук заманча цифрлы хәл ителешләр куллану проектларны уңышлы гамәлгә ашыруның нигезе булып тора.

Дискуссияне «Газпромбанк» вице-президенты Роман Панов ачты. Ул, аерым алганда, бүген тармак алдында яңа чакырулар тора, һәм һәр җитәкче үз карарын сайлый, дип белдерде. Бүгенгедәй чаралар тәҗрибә уртаклашырга, агымдагы мәсьәләләрне хәл итүгә яңа алымнар табарга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк»ка аралашу, фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Газпромбанк җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Банк безнең республикада җитди рәвештә тәкъдим ителгән, төзелеш комплексы һәм башка күп кенә юнәлешләрдә җитди бурычларны хәл итә. Соңгы вакытта безнең төбәктә банкның клиентлар базасы биш тапкырга артты. Без банкның никадәр актив булуын, эш белән кызыксынуын күрәбез һәм моны уңай кабул итәбез. Татарстан -  сәнәгый үсеш алган республика, без елына 18 млрд тонна газ гына кулланабыз. Без 23 миллион тоннадан артык нефть эшкәртәбез, 36 миллион тоннага якын нефть чыгарабыз. Акча - ул икътисадның этәргече, ә ул акча банклар аша ага.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Газпромбанк» җитәкчелегенә республиканы тулсынча аңнаганнары өчен рәхмәт белдерде. - Банк клиентлар белән эшләүнең яңа системаларын гамәлгә кертә, күп проектларны тормышка ашыруны тәэмин итә. Нәтиҗәле эшли. Ә нәтиҗәлелекне акчаның кайда китүен ачыкламыйча тәэмин итү бик авыр. Меңләгән сатучылар булганда, аларның нәрсә китереп торганнарын, кайда китергәннәрен аңларга кирәк... Яхшы уртак эшләр телим. Без хезмәттәшлек итәргә телибез".

Исегезгә төшерәбез, "Газпромбанк" Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында "TatOilExpo-2023" күргәзмәсенең генераль спонсоры булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.