Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия нефть-газ компанияләрен хәзерге заман шартларында үстерү перспективалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Конференция Татарстан Нефть-газ химиясе форумы-2023 («Казан Экспо» ХКҮ) кысаларында уза һәм Татарстан Республикасында нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышлана.
Пленар утырышның шәрәфле кунаклары - Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Петр Александрович Пархомчик, Бәһрәйн Әмирлегенең Нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры Галиҗанәп Мөхәммәд бин Мөбарәк Бин Даина, Казахстан Республикасы Энергетика министры урынбасары Әсхәт Галим улы Хәсәнов, Дуньин мэры урынбасары Ян Тунсянь әфәнде, "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары - департаменты башлыгы Олег Евгеньевич Аксютин, "НОВАТЭК" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Сергей Геннадьевич Соловьев, Россия нефть-газ сәнәгате берлеге советы рәисе Юрий Константинович Шафраник.
Утырышның модераторы - журналист Дмитрий Щугорев . Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, пленар утырышның тематикасы - хәзреге заман шартларында нефть-газ тармагын үстерүнең актуаль юнәлешләре, яңа чакырулар, икътисадый шартлар һәм углеводород чимал запасларының үзгәрә торган структурасы. Сессия барышында нефть-газ ятмаларын математик модельләштерү һәм аларны эшкәртү мәсьәләләре, калдык запасларны үзләштерү технологияләре, геологик разведка мәсьәләләрен хәл итүгә инновацион алымнар, шулай ук углеводород чимал запасларын үзләштерү өлкәсендә проблемалар һәм технологик хәл ителешләрнең киң спектры каралачак.
Быел конференциянең пленар утырышында һәм түгәрәк өстәлләрендә катнашу өчен 1200 гариза һәм 144 нотык бирелгән.
Татарстан Рәисе, чарада катнашучыларны сәламләп, барысына да зур илебез - Россиянең уңышлы эшләрен һәм чәчәк атуын теләде.
Форум адресына видео-сәламләүне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак җибәргән. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан нефте ил икътисады үсешенә зур өлеш кертүен дәвам итә һәм төбәкне Татарстанда нефть чыгара башлауга 80 ел тулу белән котлады.
Александр Новак шулай ук искә төшергәнчә, "Бүген Татарстан Нефть-газ химиясе форумы мәйданчыгы нефть-газ секторының төп катнашучыларын берләштерә һәм фикер алышу, агымдагы чакыруларга җавап эзләү, тармак эшен алга таба камилләштерү буенча нәтиҗәле алымнар һәм новаторлык тәкъдимнәр формалаштыру өчен уникаль платформа булып тора. Форумда катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эш телим".
"Безнең республиканың нефть-газ химиясе комплексы - безнең сәнәгать продукциясенең 62 проценты, - диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта. – Безнең төбәк- җитештерү өлкәсендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Ул ассызыклаганча, республикада нефть юлдаш газ чыгарыла. Моннан тыш, Татарста шулай ук иң эре газ кулланучы да, чөнки биредә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре тупланган. "Бездә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе зур, - диде ул. - Без 17,8 - 18 млрд кубометр газ кулланабыз".
Бүген яңгыраган нотыклар безнең өчен мөһим һәм кызыклы, диде Рөстәм Миңнеханов, Без 80 ел нефть чыгарабыз, 3,5 млрд. тонна нефть ятмаларыбызның җир асты байлыкларыннан чыгарылган.
"Без тагын 200, 300 ел эшли алабыз һәм нефть чыгара алабыз. Әмма моның өчен конкурентлы эшләргә мөмкинлек бирә торган стимуллар кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Альберто провинциясендә (Канада) аеруча авыр нефть турындагы нотыкны билгеләп үтте. "Без анда 2000 еллар башында бардык, карадык, тәҗрибә өйрәндек, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма сез белергә тиеш, безнең нефть чыгару компаниясе якынча 200 яки 300 технологияне эшләде, һәм аларның системасы тулысынча ил җиһазларында эшли».
Татарстан Рәисе шулай ук берничә чит ил компаниясе белән уртак проектлар тәҗрибәсен искә төшерде. "Без нефть чыгаруда дөнья лидерлары булган компанияләр белән уртак предприятиеләр булдырырга тырыштык. Ләкин алар запасларның артуы белән генә кызыксындылар, - дип уртаклашты ул. - Бездә запаслар үсешен чагылдыру, капитализацияне арттыру кызыксыну уята".
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген фәнни казанышларны куллану мөһим. "Фән - бар нәрсәнең нигезе. Бездә зур нефть химиясе, иң зур эшкәртү комбинаты бар, һәм без фән ярдәмендә катализаторлар һәм башка компонентлар ярдәмендә бик күп катлаулы моментларны хәл иттек. Без фәнгә бик җитди игътибар бирергә кирәк дип саныйбыз. Һәм монда дәүләт тарафыннан стимуллаштыру мөһим".
"Әгәр без актив рәвештә аеруча үзле нефтькә барсак, шуны истә тотарга кирәк: бүген классик ысул һәм җылылык ысулы белән чыгарырга – салым салу бертөрле диярлек. Бу гаделсез, инвестицияләр булмаячак. Әйе, бүген нефть-газ секторы акча алырга мөмкинлек бирә. Нефть-газ секторына йөкләнешне арттырып, әлбәттә, тиз арада акча ала алабыз. Ләкин! Компанияләр, шул исәптән бу компанияләр урнашкан бюджетлар, алар инвестиция компонентын югалталар. Нефть-газ секторы бик капитал ссыешлы һәм «озын» акчалар таләп итә. Банк кредитлары исәбенә әлеге проектларны тормышка ашырырга ярамый», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда нефть-газ өлкәсендә иң эре проектлар сыйфатында ул «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», шулай ук Этилен-600 кебек проектларны китерде. Әгәр салым йөкләмәсен күтәрсәң, бу проектларга нәрсә булачак, чөнки компанияләрнең акчалары булмаса, димәк, акрынаячак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Безгә позицияләребезне саклап калу гына түгел, алга да барырга кирәк, - дип белдерде Татарстан Рәисе. - Минемчә, бүгенге фикер алышу бик мөһим. Стратегик яктан мөһим, һәм Татарстан өчен генә түгел. Бу - бөтен илебез өчен мөһим тема. Әлегә безнең икътисад нефть-газ керемнәрендә тора. Һәм «нефть энәсе» турында сөйләп була, ләкин карагыз, безнең илдә нинди колачлы проектлар гамәлгә ашырыла! Шуңа күрә нефть-газ химиясе тармагы бик мөһим. Алга таба эшләү өчен бездә ресурс базасы бар, кешеләр бар, фән бар. Мин ышанам, безгә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен фәнне күбрәк активлаштырырга кирәк".