Рөстәм Миңнеханов TatOilExpo-2023 күргәзмәсендә тәкъдим ителгән технологияләр белән танышты

31.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Tatoilexpo-2023 махсуслаштырылган күргәзмәсенең күп санлы экспонатлары белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

Форумны ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар TatOilExpo-2023тә булды, анда аларга нефть-газ химиясе җайланмалары һәм технологияләренең яңалыклары тәкъдим ителде.

Әйтик, биредә газ турбиналы двигательләр, газ суырткыч агрегатлар һәм газ турбиналы энергетик җайланмалар җитештерүче Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе (КМПО) продукциясе тәкъдим ителгән.

Технологик яңалыклар арасында Рөстәм Миңнехановка нейтраль водород һәм углерод материалы алу белән иярчен нефть газын утильләштерү ысулын тәкъдим иттеләр. Технология авторы - «РИТЭК» компаниясе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов НИИнефтепромхим экспозицияләре белән танышты (бизнеста ESG принципларын үтәү, укыту аша ESG концепциясе турында хәбәрдарлыкны арттыру, парник газларын киметү максатыннан климат проектларын эшләү).

"Химград" технополисы ирешелгән икътисадый күрсәткечләр һәм алга таба үсеш перспективалары, аерым алганда, Үзбәкстандагы проектлар турында сөйләде. Мәсәлән, 2022 елда «Химград»ның товар кереме күләме 68 млрд. сумнан артык тәшкил итә, 368 компания-резидент эшли, 1030 эш урыны булдырылган.

Аннары «Газпром», «ЧЭТА», «Зарница», Socar, «Таткабель» заводы, «Росатом» ВНИИ һәм башка компанияләр продукциясе тәкъдим ителде.

TatOilExpo-2023 күргәзмәсе кысаларында нефть-газ химиясе тармагы өчен җайланмаларны диагностикалау системалары, нефть химиясен кулланып заманча материаллар, чистарту комплекслары, нефть-газ химиясе процессларын автоматлаштыру һәм цифрлаштыру системалары күрсәтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.