Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты

01.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара газ форумы кырларында узды.

Әңгәмәдәшләр Татарстан белән Санкт-Петербургның һәрьяклап хезмәттәшлеген үстерү, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту буенча алга таба адымнары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Петербургның «Экспофорум» газ форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан традицион рәвештә форум эшендә һәм тармак күргәзмәсендә актив катнаша.

Александр Беглов үз чиратында 2024 елда Ленинградның блокададан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар узачагын искәртте. Ул Татарстан җитәкчелегенә республика территориясендә яшәүче блокадачыларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.