Рөстәм Миңнеханов Кытай югары технологияләр күргәзмәсен ачуда катнашты

15.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда Кытай югары технологияләр күргәзмәсен ачуда катнашты.

Әлеге күргәзмә - Көньяк-Көнчыгыш Азиянең иң зур күргәзмә чараларының берсе. Ел саен меңләп предприятие катнаша, экспозициягә 500 мең кеше килә. 

Күргәзмәдә ясалма интеллект, цифрлы икътисад, 5G, әйберләр интернеты, пандемиягә каршы ИТ-карарлар, чип технологияләре, зур мәгълүматлар, болытларда мәгълүмат саклау, мәгълүмати куркынычсызлык, блокчейн һәм башка өлкәләрдәге соңгы эшләнмәләр тәкъдим ителә. 

Татарстан делегациясе күргәзмә белән танышты, Кытай эре компанияләренең эшләнмәләрен карады. Аерым алганда, микросхемалар, чиплар һәм программа тәэминатын җитештерү стендында булдылар. Комплекслы эш ярдәмендә компания интеллектуаль чишелешләр тәкъдим итә: акыллы йорт, акыллы шәһәр. Рөстәм Миңнеханов, компания мөмкинлекләрен өйрәнү һәм алга таба хезмәттәшлек итү өчен, Татарстан белгечләрен шунда җибәрергә йөкләде. 

Моннан тыш, делегация стартапларның инвестор-компаниясе стенды белән танышты. Әлеге компаниянең гомуми капиталы 10 млрд юаньнан артык, ул 85 фонд белән кооперациядә эшли, Кытай стартапларына гына түгел, чит ил стартапларына да инвестицияли. Рөстәм Миңнеханов шулай ук компаниянең потенциалын өйрәнергә йөкләде. 

Күргәзмә кысаларында Кытай Фәннәр Академиясенең аерым павильоны оештырылган. Республика делегациясе Кытай галимнәренең медицина өлкәсендәге эшләнмәләре белән танышты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте