Рөстәм Миңнеханов Shenzhen Innovation Technologies компаниясе производстволарында булды

15.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Shenzhen Innovation Technologies компаниясенең җитештерү мәйданчыкларын карады. Искәртик, Татарстан делегациясе Шэньчжэньда (Кытай) эш сәфәрендә.

Компания ягулык элементлары компонентларын, электрохимик генераторларны проектлау һәм җитештерү белән шөгыльләнә һәм Шэньчжэнь водород энергетикасы һәм ягулык элементлары ассоциациясе рәисе булып тора. Моннан тыш, компания актив рәвештә үз ихтыяҗлары өчен һава компрессоры, эжекторлар, җылыту нәтиҗәлелеген мониторинглау системасы кебек компонентларны проектлый.

Компания җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановка гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Аерым алганда, транспорт өлкәсендә - магистраль трактор һәм шәһәрләр арасындагы водород автобусы.

Шулай ук Hynovation компаниясе стационар резерв электр станцияләре һәм водород ягулык салу станцияләре продукциясен тәкъдим итте.

Әңгәмә барышында компания җитәкчелеге Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, водород технологияләренә кызыксыну бик югары һәм республика хезмәттәшлек вариантларын карарга әзер.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте